“Комбайн” операциясе бара

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Баулы районы авыл хуҗалыкларында 68 берәмлек ашлык уру комбайны бар. Шул исәптән 19ы - чит илдә җитештерелгән, калганнары - безнең илнеке.

Шушы көннәрдә республикада “Комбайн” операциясе бара. Аның барышында ашлык җыючы техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү тикшерелә. Күптән түгел тикшерүгә дәуләт техник күзәтчелегенең Баулы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Рәйхан Габидуллин белән “Хезмәткә дан” газетасы хезмәткәре дә чыкты. “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгында кырда 7 берәмлек техника тикшерү узды. Кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды: өч комбайнда җитәрлек күләмдә янгын сүндергечләр, бер комбайнчының үзе белән тракторчы-машинист таныклыгы, комбайннарның барысында да кошмалар юк иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International