Моңа беркетелгән территорияләрдә бордюрларны һәм агачларны агарту да, үлән чабу да керә.
Шәһәр үзәгендә “буй җиткән” үләннәрне - төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе, ә Нефтепровода бара торган юл читләрендәге үләнне предприятиеләр һәм оешмалар чаба. Шимбә өмәләрендә 40ка якын хезмәт коллективы катнашкан. Мәсәлән, күптән түгел генә Калинин урамында -“Татнефть-Кабель” җәмгыяте, Җиңү мәйданы урамында - аграр колледж, Гоголь урамында - “Витязь” җәмгыяте, Энгельс урамында 1, 2, Знче санлы нефть промыселлары, “НКТ-Сервис” җәмгыяте һәм башкалар эшләде.