Дмитриевка авылы һәм Новозареченск бистәсенең биш гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырта. Алар бу бинада бушлай торак алганнар. Бәхетле гаиләләр хәзер бүлмәләрне үзгәртеп коралар һәм ремонт ясыйлар. Шулай ук биредә бу елның языннан алып полициянең терәк пункты да урнаштырыла. Анда участок вәкаләтлесенә өч бүлмәле фатир да тәкъдим ителгән. Хәзер полиция хезмәткәренә эшләргә купкә җиңелрәк булачак.