Һәрхәлдә халык сынамышында шулай сөйләнә. Әмма ЗАГСка август аена гариза биргән 34 пар бу айны күбрәк матур һәм мул булуына күрә сайлагандыр.
Гадәттә ЗАГС хезмәткәрләре аена 15-20 пар “өйләндерә”. Июльдә, мәсәлән, 16 пар гына тормыш корып җибәргән (бу күбрәк Рамазан аендагы ураза белән бәйледер).
Шулай итеп, җомгаларда туй машиналарының сигнал яңгыратуларына һәм фейерверкларга әзер торыгыз.