Баулыдагы өч спорт мәктәбенең 33 тренеры һәм районның 20дән артык гомуми белем бирү мәктәпләренең физкультура укытучылары аны үзләренең һөнәри бәйрәме итеп исәпли. Калган башка спорт сөючеләр дә бу датаны үзенеке итә. Физкультурачы көне уңаеннан шимбә көнне 10 сәгатьтә Баулы шәһәренең “Нефтьче" стадионында ярышлар оештырылачак.