Гафуровлар гаиләсе бриллиант туйларын каршы алдылар.

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Кадер Җәмил улы 1928 елда Новосибирск өлкәсендә туган. Унике яшендә әнисе үлгәч, Баулы районындагы Кандыз авылына туганнарына кайта. Шул вакыттан башлап эшкә чыга. Колхозда эшли. "Тыл ветераны" исеме белән бүләкләнгән. Армиядән соң Баулыда автотранспорт предприятиясендә эшли. 36 ел эшләгәне өчен "Хезмәт ветераны" исемен ала.

Әнвәрия Харис кызы Октябрьский шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, Баулы автотранспорт конторасына эшкә керә. Соңыннан ул Райпотребсоюзда эшли, шуннан пенсиягә чыга. Шулай ук "Хезмәт ветераны" исеменә лаеклы.

Алар 4 бала үстергәннәр. Хәзер 13 онык һәм 9 оныкчыкларын тәрбиялиләр.

Башкарма комитет җитәкчесенең Социаль сораулар буенча урынбасары Хөснуллина И.И. юбилярларга Баулы хакимияте башлыгы исеменнән Рәхмәт хакын һәм бүләген тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International