Бүгенге көндә Баулы районында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр бурычлары җыелган 89 машина йөртүче бар. ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, 18 шундый машина йөртүчегә карата административ арест салынган.
Мәгълүм булганча 70 көн эчендә штрафларын түләмәүчеләргә бер мең сумнан башлап яки икеләтелгән күләмдә өстәмә штраф салына яки 15 тәүлеккә административ арестка тартылалар. Шулай ук 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр йөкләнергә мөмкин. Бурычлары булулары турында һәр машина йөртүче интернет челтәре аша белә ала (uslugi.tatar), яисә 5-57-19 номеры буенча ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсенә шалтыратып та сорый ала.