Баулы районы башлыгы Ураза бәйрәме белән тәбрикли

2014 елның 28 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Ислам дөньясында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза бәйрәме якынлаша. Ул ялганнан, низаглардан баш тартуга багышланган изге Рамазан ае тәмамлануын аңлата.

Ураза аенда игелекле гамәләр кылган, мохтаҗларга ярдәм иткән, хәйрия акцияләрендә катнашкан, толерантлык идеяләрен тараткан якташларыма чын күңелемнән рәхмәт әйтәм.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, бәхет-шатлык, татулык алып килсен.


Альберт Хәбибуллин

Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International