Баулы укучылары бүләккә ноутбук алачаклар

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге конкурсның беренче этабы агымдагы елның май аенда төгәлләнүен исегезгә төшерәбез. Безнең районнан өч укучы җиңүче дип танылган. Беренче урында – 577 балл туплап, гимназиянең 5нче сыйныф укучысы Рәмис Сәмиков, икенче урында – Потап-Томбарлы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Андрей Азабин (555 балл), өченчедә – шәһәребезнең 5нче мәктәбендә 3нче сыйныфта белем алучы Айнур Хәмитов (433 балл). Җиңүчеләргә 30 августта Республика көнендә ноутбуклар тапшырырга планлаштыралар.

“IT-чемпион” реcпублика конкурсында безнең районнан Потап-Томбарлы, Татар Томбарлы мәктәпләре һәм гимназия аеруча актив катнаша.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International