Әлеге җыелышлар халыкка җирле үзидарә тарафыннан эшләнгән эшләр турында хәбәр итү, кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен уздырыла.
Ә 6 августта Баулы шәһәрендә халык җыены булачак. Ул “Бердәм Россия” инициативасы буенча уздырылачак. Аның төп максаты – халыкны кызыксындырган мәсьәләләрне тыңлау, шулай ук җирле территорияне һәм республиканы үстерү буенча тәкъдимнәр кабул итү. Әлеге тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең алдагы биш еллык программасына кертеләчәк.