Баулы районындагы музейда яшүcмерләргә тантаналы чара оештырдылар

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
"Без Рәсәй гражданнары" акциясе кысанталарында Баулы шәһәре музее эшчеләре яшүсмерләр өчен тантаналы чара оештырдылар. Алар 14 яше тулган Рәсәй гражданнарына паспорт тапшырдылар. Бәйрәмдә  Баулы районы җитәкчесе А.Г. Хәбибуллин, Нефть һәм газ чыгару идәрәсе башлыгы М.М. Зәләтов, һәм "Алойл" директоры Р.В. Вафин катнаштылар.
Балалар ата-аналары, кунаклар алдында паспорт алганнары өчен горурланып тордылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International