Быел тозлы күлгә бару өчен “Баулынефть” идарәсе уңайлы автобус биргән. Ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга дүрт көнгә җәмгыятьнең утыз биш әгъзасы барган.
Җәмгыятьнең рәисе Хаҗәрия Мортазина әйтүенчә, ял итәргә бару өчен хәрәкәт итү аппараты бозылган, балалар церебраль параличы белән авыручылар сайлап алынган. Әлеге ялны җәмгыять үз акчасына оештырган. Барысы да бу ялдан бик канәгать булып кайтканнар.