Оренбург өлкәсендәге Северное посёлогында чәй һәм балга багышланган Беренче өлкә фестивале үтте

2014 елның 19 июле, шимбә
19 июль көнне Северное посёлогында чәй һәм балга багышланган фестиваль үтте. Северный халкы үзенең балы һәм фольклор ансамблеләре белән горурланып яши. Шуңа күрә алар юәйрәм тантанасын Үзәк мәйданда үткәрергә булдылар. Монда Самара, Оренбург, Татарстан һәм Башкортостаннан кунаклар җыелды. Баулыдан Кырым Сарай авылы фольклор коллективы чыгыш ясады.
Баулы хәкимият башлыгы Хәбибуллин А.Г. хуҗаларга самовар бүләк итте.
Кунаклар баллы чәй эчеп концерт карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International