Таттарстанда "Безнең Республика: Яратабыз һәм горурланабыз" фотоконкурсы башланып китте

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Интернетта утырып, үзегезгә ошаган һәр кешенең фотосурәте астына кул куясызмы?!
Бөтен нәрсәне телефоныгызга төшерәсез икән. Бу конкурс сезнең өчен! Сез Татарстанның интернет-тарихы данәсе була аласыз!
Татарстанда "Безнең Республика: Яратабыз һәм горурланабыз" фотоконкурсы башланып китте. Бу конкурс интернетта утыручыларга Татарстанның яңа ягын күрсәтәчәк.
Аны "Кадровый резерв" һәм "Команда 2013" оештырды. Ә идеясын Татарстан Республикасы Президенты алып бирде. Ул үзенең укытучысы сүрәте астына "Безнең Республика" дип кул куйган һәм бу сурәтне үзенең интернет битенә куйган.
- Бу идея Татарстанны матурайтып күрсәтү. Ә Президентның фатихасы  белән башланган эш хәерле, дип әйтә волонтерлар җитәкчесе Александр Карпов. - Безнең кемне күрсәтергә һәм горурланырга әйберләребез бар.
Волонтерлар бу акциягә башлангыч бирделәр. "Йолдызлык" конкурсында катнашкан җиңүчеләр Кырым лагерена киткәндә Казан шәһәренең күренекле урыннар сүрәтләрен үткәк кешеләргә биреп йәрделәр.
Бу конкурста Һәр ниятен белдергән кеше катнаша ала. Шунысы мәгълүм, фоторәсемегезне интернетта күрсәтеп астына "Безнең республика" исемен кую кирәкле.
Нәтиҗәләр көзгә якын игълан ителәчәк.
Лилия Нәҗметдинова тәрҗемәсе
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International