Юл буе сәүдәсен үзләштерәләр

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Казан-Оренбург трассасы янында җәмәгать туклануы һәм валап сәүдә итү объекты барлыкка килде. Аны җирле эшмәкәр Илдар Шәрипов төзеткән.

Баулы районының күп кенә торак пунктлары аша федераль трасса узса да, аларның күбесендә юлчыларга хезмәт күрсәтерлек кафе һәм кибетләр юк иде. Бу өлкәдә байтак кына зур уңышка ирешкән районнар да бар.

Новозареченск авыл җирлеге башкарма коми­теты мәгълүматларына караганда, эшмәкәр Илдар Шәрипов бер үк вакытта авыл хуҗалагы белән дә шөгыльләнергә планлаштыра: ул “Гаилә фермасы” республика программасы ярдәмендә сарыклар үрчетергә уйлый.

 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International