Бүгенге көндә Татар Томбарлыда көн саен 7 тоннадан артык сөт савыла. Монда сыерларның көтүлектә булуы белән генә чикләнмичә, сөтне күбрәк бирсеннәр өчен, сыерларны өстәмә дә ашаталар. Көн саен җәйге лагерьларга һәм маллар торучы сѳт җиештерү комплексына кырлардан 30 тюкка кадәр яңа чабылган печән дә алып кайталар.
"Хезмәткә дан"