Баулыда "Контракт буенча хезмәт итү - синең сайлавың" акциясе үтте.

2014 елның 13 июле, якшәмбе
Баулыда "Контракт буенча хезмәт итү" акциясе үтте.
Акцияне яшь егетләрдә кызыксынуны уятыр өчен республикабызның военкомат хезмәткәрләре оештырды. Алар Татарстан буйлап йөриләр.
Монда егетләр өчен армиядәге кайсы һөнәрне сайлау мөмкинлеге ачылды.
Баулыдан ике егет контракт буенча хезмәт итү мәмкинлеген сайладылар.
-Берсе Оренгург өлкәсендәге Тоцкое поселогына, икенчесе Таҗикстанга хезмәт итү теләген белдерделәр,- дип әйтә өлкән лейтенант Сафиуллин Р. -5 ел хезмәт итүчеләргә 3,5 млн сум бирелә, шул акчага фатир алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International