Баулы районында тагын бер фельдшер-акушерлык пункты төзелә

2014 елның 11 июле, җомга

Төзүчеләр медпункт урынында әзерлек эшләрен тәмамлаганнар. Җиргә әлеге модуль бина торачак тимерләрне утыртканнар. “Хезмәткә дан” газетасына Баулы үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Ринат Шәфыйков хәбәр итүенчә, бинаны монтажлау 24 июльдә планлаштырыла, ә августта аны тантаналы рәвештә ачачаклар.


Кадрия ГЫЙМАЗОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International