Күзгә кечкенә булып күренгән бинада эш урыны белән җиһазланган табиб бүлмәсе, дәвалау өчен аерым бүлмәләр, даруларны саклау бүлмәсе, кечкенә йорт хайваннары өчен тиз һәм планлы операцияләр ясау бүлмәсе, санитарлар бүлмәсе бар. Тагын сыерларны ясалма рәвештә аталандыру лабораториясе һәм хайваннар даруханәсе бар.
Ачылу йоласында Баулы районы башлыгы А.Г.Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы башлыгы А.Е.Платонов, Әлмәт территориясе бүлегенең ветеринар дәүләт инспекция башлыгы Р.Р. Мәхамәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе С.П.Самонина һ.б. катнашты.
Чараның төгәлләп Альберт Галимҗанович Әбзалов Нилсүм Әбзал улы-хезмәт ветеранын бүләкләде. 45 ел Әбзалов Н.Ә. авылда әшләде, шуларның 12 Урыстамак авылында участок табибы булып.