Баулы районыннан фронтка 10362 кеше киткән. Аларның 8163е һәлак булган. Бүгенге көндә Баулы районында 40 сугыш ветераны һәм 31 аларга тәңгәлләштерелгән кеше яши.
Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин Бөек Ватан сугышында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Митингта районның хәрби комиссары Илшат Халитов һәм сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре дә чыгыш ясады. Митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.