“Хезмәткә дан” газетасында рәсми чыганакка таянып шәһәрдәге бассейн 15 июньгә тулырга тиеш дип хәбәр иткән идек. Бу дата узгач укучыларыбыздан бассейнның һаман да тулмавына борчылу белдергән хәбәрләр килә башлады.
– Июль уртасына гына тулар инде ул, рәхәтләнеп коенып та өлгерә алмабыз тагын. Август башында гадәттә яңгырлар башлана, ул чакта инде суда йөзәсе килми, – ди Ирина Вәлиева. – Балалар белән барып ял итәсе килә, без гел генә елгага яки карьерга бара алмыйбыз, ә андыйлар күптер дип уйлыйм.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов әйтүенчә, әлегә кадәр бассейны “Баулы-Водоканал” оешмасы су белән тутырган, кирәкле 60 мең кубометр суның 15 меңнән артыграгы тутырылган. Бу атнада суны нефтьчеләр бирә башлый, аның агымы да көчлерәк була, шуңа тиздән баулылылар бассейнда коена алыр.