Боз сарае янындагы спорт залында кунаклар өчен бәйрәм тантанасы әзерләнде. Команда капитаны Владимир Лихачев тамашачыларга эстафета турында сөйләде. Аннан соң катнашучылар эстафета гимнын җырлап киттеләр. Баулыда бу чараның оештыручыларына бүләк тапшырылды.
Теләк белдергән һәр кешенең янган факелны тоту мөмкинлеге бар иде. Шулай ук килгәнннәр эстафета катнашучылары белән йөгереп алдылар. Аннары эстафета Башкортостан республикасының Октябрьский шәһәренә юл алган.