7 июнь көнне, татарларның милли бәйрәмен "Ядран - Ойл" Ябык Акционерлык Җамгыяте Баулылар өчен үз уеннарын тәкъдим итте. Бу уеннарның оештыручысы депутат, "Ядран - Ойл" Ябык Акционерлык Җамгыяте директорлар Советы рәисе Сәлихов Ирек Фәрит улы. 5 сәгат буена балалар һәм аталар төрле конкурс, уеннарда катнаша алдылар. Монда капчыкларда йөгерү дә, көрәшү дә, "Бөек татарлар" викторинасы, "Татар җыры белгечләре" конкурслары урын алдылар. Шулай ук татар сәнгате мәдәнияте,спорт эшлекләре белгечләре конкурсы оештырылды.
Актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә иң яшь катнашучылар баллы бүләк белән сыйландылар. Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бүләкләнде. Сабантуйның үзәк мәйданында Ирек Сәлихов 3 сыер саву аппаратын фермер хуҗалыкларына бүләк итте.