Сабан туе белән, хөрмәтле якташларым!

2014 елның 6 июне, җомга

Тиздән без татар халкының милли бәйрәме Сабан туен бәйрәм итәбез. Сабан бәйрәме, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелеп, игенченең хезмәтен зурлый, төрле милләт халыкларына шатлык-сөенеч бүләк итә.

Туганнары, дуслары, күршеләре, якташлары белән очрашып, милли көрәш, ат чабышлары, концерт карап, төрле уеннарда катнашып, күңелле ял итү өчен, барлык райондашларымны традицион бәйрәмгә чакырам.

Барлык баулылыларны, районыбыз кунакларын Сабан туе белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы, күңелле яллар телим.

 

Альберт ХӘБИБУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International