Авыл җирлекләрендә юлларны төзекләндерәчәкләр

2014 елның 6 июне, җомга

Салих җирлегендә үзәкләренә үткән иң мөһим проблема - авыллар эчендәге юллар. Референдумда катнашкан халыкның 91 проценты юлларны капиталь төзекләндерергә һәр балигъ булган кешедән 150шәр сум акча җыярга дигән карарга килгән. Референдумда барлык сайлаучыларның 80 проценты катнашкан.

Ә Томбарлы җирлегендә Татар Томбарлы авылындагы юлларны төзекләндерүгә, Шәмәй һәм Миңнегол авылларындагы су үткәргеч челтәрне ремонтлауга 200әр сум җыярга булганнар. Бу җирлектә референдумга халыкның 63,3 проценты килгән. Аларның 93,3 проценты “әйе” дип тавыш биргэн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International