1 майга халыкның бурычы идарәче компаниягә - 31 миллион сумнан артык, ә торак милекчеләре ширкәтенә 9,5 миллион сумнан артык булган. Торак милекчеләре ширкәтендә бурычлар
рекорды гыйнвар-март айларында күзәтелгән. Белгечләр әйтүенчә, халык җәен торак-коммуналь хезмәтләр өчен яхшырак түли. Бу җәй айларында җылыту өчен түлисе булмау белән бәйле. Өстәвенә, җәен Баулыда фатирлары булган “сибиряклар” кайта башлый, алар бер ел өчен түли.