"Күңелле балачак"

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бәйрам үтәсе мәйданчык флажоклар белән уратып алынды, шарлар эленде. Соклар, баллы ризыклар белән балаларга өстәл әзерләнде. Килгән балалар күңелле музыка астында  асфалтька рәсем ясый тордылар. Бәйрәмне 3 сыйныф укучысы Алсу Гараева "Улыбка" җыры белән башлап җибәрде.
Мәдәният йорты директоры Регина Альфредовна балаларны бәйрәм белән котлады һәм теләкләр теләп, шарларны һавага очырырга тәкъдим итте. Китапханә мөдире Эльвира Хакимовна табышмаклар конкурсы үткәрде.
Бәйрәм кече сабантуй формасында дәвам итте. Балалар атларда узыштылар,кашыка йомырка салып йөгерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күмәк биюләр һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International