Яңа сәүдә объекты 25 кешелек яңа эш урыннары һәм җирле бюджетка салымнар рәвешендә керем бирәчәк. Бу турыда кибет ачылу тантанасында Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин әйтте. Ул шулай ук күрше Октябрьский шәһәре эшмәкәрләренең Баулыга инвестицияләр кертүен да билгеләп үтте. Яңа фирманың пластмасса эшләнмәләре җитештерү оешмасы да бар. Шуна күрә эшчеләр санын йөзгә җиткерергә исәп тотыла.