Фаиз абый бар гомерен нефть өлкәсендә эшләүгә багышлый. Күп еллар Баулы бораулау әшләре идарәсендә эшләп лаеклы ялга китә ул. Фидәкарь хезмәте өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәт өчен” медале белән, Юбилей медальләре, “Татнефть” җәмгияте мактау грамоталары белән бүләкләнә. Фәния апа күп еллар Баулы нефть һәм газ табу идарәсендә оператор булып эшләп лаеклы ялга китә.
Хазиевлар 3 акыллы, кешелекле бала тәрбиялиләр. Аларның тормышта үз урынын тапкан, күп уңышларга ирешкән балаларын Баулы районында белмәгән кеше юктыр. Уллары Илгиз Фаизович хәрби офицер. Бүгенге көндә Баулы нефть һәм газ табу идарәсенең профсоз оешмасы рәисе. Кызлары Бриллиант Фаизовна – стоматолог, кече кызлары Ландыш Фаизовна – югары категорияле укытучы.
Район Башлыгы Альберт Хабибуллин юбилярларны җылы котлап Рәхмәт хаты тапшырды. Фаиз абый белән Фәния апаны котларга хезмәттәшләре, балалары да килгән иде.