Баулыда 15 эш бирүче чит ил кешеләренең хезмәтеннән файдаланган өчен штрафка тартылган

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Миграция хезмәте быел гына да Баулы районында 119 тикшерү уздырган. Миграцион закончалыкны бозу фактлары буенча 76 административ беркетмә төзелгән.

Чит ил кешеләренең тору кагыйдәләрен бозуның 27 факты, чит ил гражданнарының хезмәткә рөхсәттән башка эш алып баруының 17 очрагы ачыкланган. Мигрантларга тору урыны бирүнең 11 очрагы, миграцион учетка басу турында ялган мәгълүмат бирүнең 6 очрагы теркәлгән. Барлык бозулар өчен 200 мең сум штраф салынган, аның 180 мең сумы инде түләтелгән.


Лениза Гәрәева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International