Баулы районы башлыгының Беренче Май бәйрәме белән котлавы!

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле баулылылар!

Яз һәм хезмәт бәйрәме кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре – ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул – изге эшләргә, хезмәт казанышларына рухландыручы бәйрәм. Ә хезмәт, мәгълүм  булганча, төрле буын һәм төрле карашлы кешеләрне берләштерә. Без бу көннәрдә туган ягыбызга, йортыбызга кайгыртучанлык тоеп эшлибез: авылларыбыз һәм шәһәребез урамнарын тәртипкә китерәбез, чәчү эшләре белән шөгыльләнәбез, төзибез, ремонтлыйбыз, нефть чыгарабыз, балаларга белем бирәбез. Уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә генә үзебезнең кече ватаныбыз тормышын яхшыртуга ирешә алачакбыз.

Сезнең барыгызны да Беренче Май белән тәбриклим! Һәркайсыгызның хезмәте лаеклы бәяләнсен, ул сезгә уңыш, шатлык һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иң изге теләкләрне белдерәм: сәламәт һәм бәхетле яшәгез, барлык башлангычларыгыз да уңышлы, күңелләрегез яз кояшыдай күтәренке булсын!

 


Альберт ХӘБИБУЛЛИН,
Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International