Баулылы үз йортында янып үлгән

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Янгын кичке унынчы яртылар тирәсендә агач йортта чыккан. Биредә үзенең карт әнисе белән ир-ат яши торган була. Баулы районы буенча күзәтчелек бүлекчәсе хәбәр итүенчә, торак йорт бөтенләй диярлек янып беткән – бары стеналары гына торып калган. Янгын мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә.

Янгынны сүндерергә беренче булып “Берлек” хуҗалыгының ирекле янгын сакчылары килә, аннары шәһәрдән дә янгынчылар килеп җиткән. Хуҗа хатын тәрәзәдән чыгып котыла, ә менә улын коткара алмыйлар – янгынчылар аның үле гәүдәсен табалар.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Хатын-кыз хәзерге вакытта кызында яшәп тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International