Язгы кыр эшләре көч ала

2014 елның 25 апреле, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәте мәгьлүматлары буенча, 22 апрельгә Баулы районында көзге арыш һәм бодай - 30, күпьеллык үләннәр 58 процент мәйданда минераль ашламалар белән тукландырылган. Бер үк вакытта тырма­лау эшләре алып барыла. Ул күпьеллык үләннәр чәчүлекләренең - 22, уҗым культураларының 12 процентында башкарылган. Шулай ук туңга сөрелгән һәм парга калдырылган җирләрне тырмалауга керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International