“Хезмәткә дан” газетасына шәһәр башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, үзләренә беркетелгән участокларда пәнҗешәмҗе-җомга көннәрендә генә дә 50 оешма эшләгән. Моннан тыш, дүшәмбедән алып урамнарны юуга керештеләр. Бу эшне беренчеләрдән булып базар һәм спорт комплексы коллективлары (базар һәм автовокзал алды мәйданы) башлап җибәрде. “Алойл” җәмгыяте һәм район үзәк хастаханәсе коллективлары Энгельс урамын юды. Ә кичә “Перспектива”, “Дельфин”, “Татавтоматизация”, “Татнефть-ТрансСервис-Баулы" предприятиеләре көче белән Пионер урамы пычрактан арындырылды.