Исергәп авылында яшәүче Сания Идрисованы 90 яшлек юбилее белән тәбрикләделәр

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Ялга киткәнче Сания Идрисова "Урал" җирлегендә хезмәт иткән. "Бөек Ватан Сугышында хезмәт иткән" өчен медале бар. Сания ханым 6 бала үстергән.
Бүгенге көндә ул уналты онык, егерме дүрт оныкча, өч оныкчаклыкның мәрхәмәте, шәфкатләре белән яши.
Юбилярны Хәкимият башлыгы Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин, районның Совет Аппараты җитәкчесе Ринат Газизулла улы Хәмидуллин һәм Исергәп авылы җитәкчесе Айдар Альберт улы Әһлиуллин тәбрикләделәр.
Алар Россия Президенты В.В. Путин тәбрикләвен җиткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International