Миләүшә чәчәге күргәзмәсе Баулыда сигезенче ел үткәрелә

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Миләүшә чәчәге - ала миләүшә чәчәгенең нәсел башы. Ни өчен микән бу чәчәккә шул хәтле җыр һәм шигырь багышланган?! Күргәзмәне оештыручы Рәйсә Нурисламова җавап бирә:

-Менә инде сигезенче ел без бу төсле, хуш исле тылсымлы дөньяның  оештыручылары. Гөлләр Зәлия Хисамова, Лилия Шәйдуллина, Людмила Брановская, Ольга Алексеева, Октябрьский шәһәреннән - Мария Хрисанова һәм Фәүзия Хәйруллинаның кайгыртучан куллары белән үстерелгән. Безнең күргәзмәдә 118 данә миләүшә гөле күрсәтелгән, алар барысы да беръюлы чәчәк ата!

Миләүшә чәчәге безгә Шәрыктагы Африкадан килгән. Бу гөлне 100 елдан элек барон Вальтер фон Сен Поль Замбиядагы тауларда күреп алган һәм үзенең атасы Ульрихка гөлнең орлыкчаларын алып биргән. Дөньядагы бөтен миләүшә гөле селекция эшләре нәтиҗәсендә үзенең борынгы атасы Сен Поль һәм аның атасы үстергән миләүшә гөленнән барлыкка килгән. Шуңа күрә гөлнең исеме сенполия, узамбар миләүшәсе булырга мөмкин.

-Бу гөл хәттә яфрактан гына үрчи ала. Аның хакы 250 сум гына. Барыгызны да төсле язгы хисләр тоерга, үзегезнең өй, йортларыгызга якты тәэсир алып кайтыр өчен безгә килегез!- дип чакыра Рәйсә ханым.

Ә Людмила ханым Брановская шулай әйтә:

-Бу матур гөлне мин апамның тәрәзә төбендә күреп яраттым. Гомеремә алар минем илһам көче, гомер дәрте булып керделәр! Миндә бу гөлнең 300 данә иде. Алар белән мин ныгыйм, яшәрәм, матураеп китәм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International