Бу көннәрдә кисәк кенә үлән яну очраклары артты. Мәсәлән, бер тәүлек эчендә генә дә республика МЧСы 199 мәртәбә чакырылган. 15 апрельдән Татарстанда янгын куркынычсызлыгы вакыты башланды. Урманчылыкта 203 ирекле янгын дружиналары оештырылган, алар урманнарны урыячак. Статистика күрсәткәнчә, урмандагы янгыннарның 99 проценты кеше факторына бәйле.
Татарстанда биш өченче буын янгын-химик станциясе бар. Берсе аның Лениногорск районынында урнашкан. Алар республиканың бөтен көнъяк-көнчыгышындагы, шул исәптән Баулы районындагы иң катлаулы янгыннарны сүндерә ала.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы режим вакытында урманнарда, шулай ук торак биналардан 50 метрдан да якын арада учак ягу тыела.