“Әкиятле балачак” * Әкият бәйрәме

2014 елның 18 апреле, җомга

Бәйрәм “Туган тел“ турында мультфильм белән башланды. Әкиятче әби (В.Г Гафиятова) балаларны әкият дөньясына алып кереп китте. Әкиятче әбинең оныгы (Э.Камалетдинова 5кл) балаларны зирәклектә әкиятләрдән юллар әйтеп сынап карады. Укучылар ул юлларны кайсы әкияттән икәнен бик тиз әйтеп бирделәр. Әкиятче әбинең әкият геройлары да бәйрәмгә килгән иделәр. Алар “Терем-теремкәй” дигән әкият күрсәттеләр. Теремкәй гади генә түгел, ә могҗизалы иде. Анда татар халкының иҗатын белүчеләр генә керә алдылар. Тычкан (А. Ибраева  5 кл.) 

Г. Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләде, Г.Тукайның  Күбәләге (А.Халиуллина 5 кл.) туган тел турында мәкальләр әйтте, А.Алишның “Койрыклар” әкиятендәге төлке (Р. Набиев 5 кл.) татарча матур итеп биеде, ә А.Алишның сертотмас үрдәге (А. Валиуллина 5 кл.) татар халкының “өчле” уенын уйнатты. Тик Г.Тукайның Шүрәлесе (А. Хисматуллин 5 кл.) генә берни белмәде. Ләкин геройлар аны татар халык иҗатын өйрәнү шарты белән теремкәйгә керттеләр. Балалар Г. Тукайның мультфильм әкиятләре карадылар. “Сагыш моңым таратучы назлы тел“ дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар бик ызыксынып андагы китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International