“Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсында сайлап алуда катнашу өчен, гаризалар кабул итү - 10 апрельдән 29ына кадәр, ә “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча 9 апрельдэн 10 майга кадәр тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган (ел безнең районда эш башлаучы фермер буларак - Александр Шевелёв, ә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү юнәлеше буенча Илшат Таһирҗанов грантка лаек булды. Барлык мәсьәләләр буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә консультацияләр алырга мөмкин.