Хәзерге вакытта мәктәп укытучылары мөмкинлекләре чикләнгән 11 баланы өйләренә барып укыталар. Балалар башкалар белән бергә укый алсыннар өчен, мәктәптә бөтен тиешле мөмкинлекләр тудырылачак. Пандуслар, култыксалар урнаштыру, ишек уемнарын алыштыру һәм лифтлар урнаштыру күздә тотыла. Начар ишетүчеләр өчен лентлар, чакыру төймәләре, экран урнаштыру планлаштырыла, Подрядчылар эшне туалет бүлмәләрен сүтүдән башлаячаклар.