Баулы кызлары “Татар кызы-2014” исеме өчен көрәште

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр сыйныфтан конкурста иң сәләтле, иң акыллы һәм иң белемле кызлар катнашты. Конкурсантлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, тапкырлыкта, зирәклектә ярыштылар, кул эшләре белән куандырдылар.

Нәтиҗәдә, жюри иң сәләтле кыз дип 4 нче сыйныф укучысы  Аделина Илекованы, иң оста биючеләр дип 2 нче сыйныф кызлары Камилә Канипова һәм  Азалия Җамалиеваны тапты, иң җитез кыз Аделина Гыйльметдинова 3б сыйныфында, ә иң тыйнак кыз Эльвина Идиятуллина 3а сыйныфында укый булып чыкты.

Арада иң кечкенәләре булуына карамастан, “Татар кызы- 2014” конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Аделина Галимова җиңде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International