"Кошлар - яшеллек сакчылары" дип исемләнгән чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Дәрестә баларга Л.Толстойның "Кошчык" дигән хикәясе укылды. Хикәя буенча сорулар бирелде, балалар үз фикерләрен әйттеләр, геройның яхшы һәм начар сыйфатларын бәяләделәр. Чарада шулай ук уеннар үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Җитез, һәм актив җавап бирүчеләргә конфетлар бирелде.
Чарада 11 бала һәм аларның укытучылары Ситдикова Рәшидә катнашты.Барлыгы 23 китап бирелде.