Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Рәисә Гафурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 29 июле, чәршәмбе

Рәисә Хуҗи кызы Оренбург өлкәсенең Абдрахман авылында туып үскән. Анда 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Башкортстан АССРның Бәләбәй шәһәрендә урта белем (10 сыйныф) ала. Аннары Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кереп, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлегенә ия була.

Хезмәт юлын туган авылы Абдрахманда башлый. 1970 елда Баулыга күчеп килә, биредәге интернат-мәктәптә эшли. Соңрак 2 нче мәктәптә тәрбияче, аннары татар теле укытучысы булып хезмәт куя. Аның гомуми эш стажы 42 ел тәшкил итә.

Тормыш иптәше Рөстәм Вахит улы белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге көндә бәхетле әби оныкларына сөенеп яши.

Рәисә Хуҗи кызы һәр кунакны зур шатлык белән каршы алды һәм бу шатлыклы көндә янәшәсендә булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International