30 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында урыны белән яшенле көчле яңгырлар, секундына 15-20 метр тизлектә искән көле җил көтелә, аерым районнарда боз явуы да ихтимал.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинадан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән урынынан өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
9. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
10. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.
Боз яуганда:
Әгәр дә сез автомобильдә булсагыз, пыялалардан ераграк торыгыз, аларга аркагыз белән борылырга (салон үзәгенә йөз белән) һәм күзләрегезне кулларыгыз яки киемнәрегез белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз гәүдәгез белән капларга һәм шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Иң яхшысы идәнгә яту (әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә). Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Ләкин алдан карагыз (күз күреме мөмкинлек бирсә), якында гына ышык урыннар (күперләр, эстакадалар, гаражлар, ябык стоянкалар) юкмы. Якын-тирәдә ышык урын булмаса, машина юлы уртасында булмавыгызга инаныгыз һәм, мөмкин булса, юл кырыена якынрак басыгыз. Ләкин юл читенә (бигрәк тә түбәнлеккә) чыгу куркыныч булуын исәпкә алырга кирәк, чөнки ул көчле явым-төшемнәр һәм су басу ихтималы булганда юылырга мөмкин. Шулай ук боз җыелган урыннарга да кермәгез, чөнки сезнең автомобиль идарә итүчәнлеген югалтырга мөмкин. Бернинди очракта да боз яуганда автомобильдән чыкмагыз! Шуны истә тотыгыз: боз явуның уртача дәвамлыгы якынча 6 минут тәшкил итә, һәм бик сирәк ул 15 минуттан да озаграк дәвам итә. Әгәр боз яуганда бинада булсагыз, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк йөрегез һәм өйдән чыкмагыз. Электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле эшчәнлек белән бергә бара. Әгәр боз Сезне урамда очратса, ышык урын сайларга тырышыгыз. Башыгызны боз тишүдән саклагыз. Санаулы минутларда су белән тулып, кискен агымга әверелергә мөмкин булган иңкүлекләргә, яисә боз катламы әйләнә-тирәдәгегә караганда калынрак булган урыннарга кермәгез. Агачлар астында ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз бөртекләренең агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин. Әгәр сез яки берәрсе якында гына эре боз явудан зыян күргән булсагыз, һичшиксез коткару хезмәте белән элемтәгә керегез, шул ук вакытта бозларның якынча зурлыгын күрсәтегез.