Үзәк мәйдан вакытлыча чын балачак һәм шатлык шәһәренә әверелде. Халыкара балаларны яклау көне җәйге каникулларның башлануын символлаштыра, шуңа да әлеге бәйрәм өлкәннәр арасында да, балалар арасында да яратып кабул ителә.
Сәхнәдән яшь баулыларны бәйрәм белән Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.
- Тәрбиячеләргә, укытучыларга, тренерларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Рәхмәтемнең иң олысы - балалары турында кайгыртып, бар игътибарларын, яратуларын аларга өләшкән әти-әниләргә. Ә балаларга иң мөһим теләк - каникулларда рәхәтләнеп ял итеп, сәламәт булып, яңа уку елы алдыннан көч туплап килүләрен телим, - диде ул.
Тантана барышында район башлыгы укучыларга һәм «Асылташ» хореография коллективына Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырды. Эльвира һәм Руслан Заитовлар гаиләсенә игезәкләр туу сәбәпле таныклык бирде.
Бәйрәм вакытында балаларга карата бик күп җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. Районыбызны казанышлары белән данга күмгән һәм мәктәп тормышына зур өлеш керткән укучылар аеруча зур хөрмәткә лаек булды.
Яшь талантлар - шәһәр һәм районның балалар коллективлары үзләренең иҗаты белән онытылмаслык якты мизгелләр бүләк итеп, дәртле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.
Бәйрәмдә һәркем үзенә ошаган шөгыль тапты - биредә «Музей ишегалды» һәм «УрамДа» фестивале ачылды. Балалар төрле мастер-классларда, уеннарда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар.
Бу чара балаларга да, өлкәннәргә дә якты хисләр бүләк итте. Бәйрәм күңелле җәйнең бик яхшы старты булачак, алда бит балаларның мәктәп каникуллары.
Авторның фотосы