«Ватан» паркында Баулы районы чик сакчылары гадәттәгечә үз бәйрәмнәренә җыелды. Яшел фуражкалы хәрбиләр, хезмәт бурычларын намус белән үтәп, Ватанны саклауга беренчеләрдән булып басалар. Район башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев ветераннарны һәм сугышчыларны котлады.
Бу көнне кайчандыр чик сакчылары булып хезмәт иткән якташларны искә төшерделәр. Алар арасында Советлар Союзы Герое Иван Зиновьев, Баулы районы башлыгының элеккеге урынбасары Ринат Хәмидуллин, махсус хәрби операция зонасында катнашучылар Руслан Канипов һәм Алик Гайнетдинов бар. Бүгенге көндә безнең арада булмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, чик буе сугышчысы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.