Яшьләр үзәгендә ясалма интеллект дөньясына чуму өчен студентлар, мәктәп укучылары, яшь белгечләр һәм технологияләр фанатлары җыелды. Ике сәгатьлек интенсив кысаларында катнашучылар экспертлар белән бергә эштә, укуда һәм көнкүрештә ясалма интеллектны (ИИ) куллануның реаль кейсларын тикшерделәр.
Катнашучылар практикада: GigaСhat - текстларын һәм диалогларын язарга, Kandinsky да- сурәтләр генерацияләргә тырышып карадылар. Шулай ук чарада нәтиҗәле сораулар (промптлар) булдыру серләрен ачтылар: нейрочелтәрне ничек итеп хат язарга мәҗбүр итәргә, презентация өчен идея уйлап табарга яки нәтиҗә сыйфатлы булырлык итеп мәсьәләне проектларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чараны "Мәктәп 21" оештырды - Сбердан бушлай цифрлы технологияләр мәктәбе.
Фотоальбом сылтама буенча: https://vk.com/album-41420014_309408749