Әлеге сәгатьләрдә, төн ахырына кадәр һәм 15 июнь иртәсендә ТР территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда узып китүләрдән баш тарту;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шинналарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк тормозга басарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика да эшләргә тиеш;
6. Кеше күп хәрәкәт иткән урыннарда, мәктәпләр яныннарында, урам чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда аеруча игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шунысын да истә тотарга: бик үк күренеп бетмәү һәм юлларның юешлеге аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Машина юлы аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трасса аша чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.
Бәла-каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.