Туберкулез – үткән заман авыруымы?

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата 1982 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулез һәм үпкә авыруларына каршы көрәш берлеге карары белән авыруны кузгатучы Кох таягы ачылуга 100 ел тулу уңаеннан расланган. Максат - туберкулез һәм профилактика чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру.

Туберкулез – үткән заман авыруымы?

Кызганычка каршы, юк. Туберкулез бүген дә актуаль инфекция булып кала: ел саен яңа очраклары теркәлә, шул исәптән социаль яктан имин кешеләр арасында да. Ул һава‑тамчы юлы белән тапшырыла (йөткергәндә, сөйләшкәндә, төчкергәндә) һәм еш кына үпкәләрне зарарлый. Авыру озак вакыт яшерен рәвештә, ачык симптомнарсыз уза ала, шуңа күрә скрининг ясау мөһим.

Профилактика өчен нәрсә эшләү мөһим:

- балачакта вакцинация ясау (БЦЖ һәм календарь буенча ревакцинация);

- өлкәннәрне даими флюорографик яки рентгенологик тикшерү;

- шикле симптомнар барлыкка килгәндә (бигрәк тә какырык белән 2-3 атнадан артык дәвам итә торган йөткерү, кан булу, диета белән бәйле булмаган кискен ябыгу, төнге тирләү, хәлсезлек) табибка вакытында мөрәҗәгать итү;

- санитария нормаларын үтәү, иммунитетны ныгыту һәм хроник авыруларны дәвалау, дөрес туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тарту, чыныктыру, спорт белән шөгыльләнү, биналарда чисталык саклау, тузанга юл куймау, бүлмәләрне җилләтү.

Туберкулезны дәвалап була, бигрәк тә аны иртә стадиядә тапсаң һәм терапиянең билгеләнгән схемасын төгәл үтәсәң.

Шуңа күрә даими рәвештә тикшеренүләр үткәреп тору бик мөһим: нәкъ менә алар авыруны вакытында ачыкларга һәм дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International