Балаларга һәм гаиләгә багышланган гомер: Баулыда яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче Гөлйөзем Гайфулла кызы Шәрәфетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр Оренбург өлкәсенең Северный районы Крәжле авылында туып үскән. Гөлйөзем апа - балачагы Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килгән сугыш баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары биш яшь була. Өч бала үскән гаиләдә ул иң өлкәне. Әтиләрен фронтка сугышның беренче көннәреннән алып китәләр, һәм, кызганычка каршы, 1945 елда, Бөек Җиңүгә бераз гына кала, ул һәлак була.

Нәни Гөлйөземнең кечкенә иңнәренә сугыш чорының бар сынаулары ята. Әнисе эштә чакта, ул әбисенә кечкенәләрен карарга булыша, авыр өй эшенең бер өлешен үз өстенә ала. Сугыш аның балачагын алган, ләкин рухын сындырмаган.

1965 елда ул ире Шәмсетдин белән бергә Баулыга күченә. Бүгенге көндә Шәрәфетдиновлар 60 елдан артык бергә матур гомер кичерәләр. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген аларның төп шатлыгы - җиде оныклары әм ике оныкчыклары.

Гөлйөзем Гайфулла кызының хезмәт юлы олы ихтирамга лаек - аның гомуми эш стажы 37 елдан артык. Бу елларда аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә, әмма тормышының күп өлешен ул шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә эшләвенә багышлаган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген «Алтынчәч» балалар бакчасында тәмамлаган.

Юбилярны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул Гөлйөзем апага котлау хаты тапшырды, аңа изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International